Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы студентлары очрашулар оештырды

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне Баулы районында яшәүче студентлар кышкы каникулларга кайткач бәйрәм итәләр. Узган шимбә, якшәмбе көннәре студентлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм бәйрәм дискотекалары оештырылды.

Студентлар көне якынлашу уңаеннан, Татар Томбарлысы авылы китапханәсендә “Студентлар дулкынында” дип исемләнгән очрашу үтте. Әлеге чарага килгән егетләр һәм кызлар үзләреннән кечкенәрәк мәктәп укучыларына студент тормышының кызыклы вакыйгалары хакында сөйләделәр, чараны оештыручылар әзерләгән төрле кызыклы биремнәрне үтәделәр, бәйгедә катнаштылар.

– Мин Әлмәт шәһәренең политехника техникумында геофизика бүлегендә  дүртенче курста белем алам, – дип сөйләде Илназ Әхмәтҗанов “Баулы-информ” редакциясе. – Студент булу – зур җаваплылык та, кызык та. Зур тормышта күзгә-күз карап, үзең генә калган кебек буласың. Студент булгач, мин ашарга пешерергә өйрәндем. Ашарга пешерү – иң мөһим әйбер. Тамак тук булса, укырга да, эшләргә дә була. Үзең пешергәч, ризык арзангарак та чыга. Бер бүлмәдә дус кына дүрт егет яшибез. Безнең арада хәтта коймак пешерә белүчебез дә бар. Шулай сөйләштек, кем беренче бүлмәгә кайта, шул ашарга пешерә башлый. Студент булу – кызык.

Шундый ук студентлар очрашуы Исергәп авылы мәдәният йортында да үтте. Күптән түгел генә капиталь төзекләндерү үтеп, үз ишекләрен ачкан клуб бинасында студентлар рәхәтләнеп ял сәгате оештырдылар. Шулай ук студент тормышының кызык мизгелләре, җаваплы вакытлары хакында сөйләштеләр. Студентлар мәктәптә укучы өлкән сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Очрашу төрле күңелле күмәк уеннар уйнап, дискотека белән тәмам булды.

Фото:  Татар Томбарласы һәм Исергәп авыл мәдәният йортлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев