Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Салих авыл җирлегендә халык җыены узды

Көнкүреш калдыклары җыю атна саен оештырылачак, буа буарга рөхсәт юк, пассажир автобуслары булырмы, җимерек ферма биналарын ник сүтмиләр? Салих авыл җирлегенең Яңа Чүте авылында үткән җыенда халык әлеге сорауларны күтәрде.

Җыенда Салих авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов 2018 елгы эшчәнлеккә отчёт белән чыгыш ясады. Аның докладыннан күренгәнчә, Салих авыл җирлегенә керүче өч авылда – Яңа Чүте, Салих һәм Хансөяр авылларында – барлыгы 313 хуҗалык бар, барлыгы 783 кеше исәпләнә. 2018 ел дәвамында авыл җирлеге советында 17 утырыш булып, анда 137 мәсьәлә каралган. Бүгенге көндә өч авылда да медпункт бар, кибетләр, китапханәләр, клублар эшли.

Җирлек башлыгы, ел дәвамында башкарылган эшләр белән беррәттән, көнүзәк мәсьәләләргә дә тукталды. Иң беренче күтәрелгән мәсьәлә –  авылларда, нигездә, өлкән яшьтәгеләр генә яшәве борчуга сала. Мәсәлән, өч авылга бер мәктәп. Мәктәпкә 2017 елда капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Ә анда барлыгы егерме тугыз гына бала укый. Яңа Чүте авылы балалар бакчасына мәктәпкәчә яшьтәге биш бала йөри. Узган еллар белән чагыштырганда, бакчага, мәктәпкә килүчеләр саны елдан-ел азая бара.

Халык җыенында күтәрелгән сораулар, аларга булган җаваплар турында, җыелышка кадәр район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллинның социаль объектларда һәм Искәндәровларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булуы, биргән киңәшләре хакында тулырак итеп “Хезмәткә дан”газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев