Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы хуҗалыгы җитәкчесе: “Былтыргы ел безне азык әзерләргә өйрәтте”

“Баулы-информ” хәбәрчесе “Хаҗиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып кайтты. Биредә хуҗалык эшчәннәре терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

Катнашазык кырларындагы техника гөрелтесе ерактан ук ишетелеп тора. Кырдагы комбайннар кайсы чабуда, кайсы җыюда эшли. Алты техника әзер катнашманы сенаж базына ташый. Солы, борчактан торган катнашазык басуында быел уңыш җитәрлек.

“Күпьеллык үләннәрдән сенаж салып бетердек, – ди хуҗалык җитәкчесе Сафуан Хаҗиев. – Катнашазыкның уңышы бик әйбәт, гектарыннан 100 центнер тирәсе әзер сенаж салабыз. Күпьеллык үләннәрдән 1100 тонна салдык та инде. Катнашазыктан да тагын 1100 тонна салып куячакбыз. Барлыгы 2200 ләп тонна сенаж булачак. Бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә, 35 центнер күләмендә әзер азык була дигән сүз”.

Хуҗалыкта күпьеллык үләннәрдән (беренче чабудан) 450 тонна печән дә әзерләнгәннәр, бу бер баш шартлы терлеккә җиде центнер килеп чыга. Азык культураларыннан хуҗалыкта 300 гектар кукуруз суктырасы кала. Һәрбер гектардан 150 центнер алганда, бер баш шартлы терлеккә 33-35 центнер азык берәмлеге әзерләргә дип өметләнеп торалар.

“Былтыргы ел безне азык әзерләргә өйрәтте, дип әйтергә кирәк, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Быел безнең исәп – ике еллыек азык алып, әзерләп калырга”.

“Хаҗиев” хуҗалыгында барлыгы 700ләп  баш терлек бар.

Хуҗалыкның бер сенаж базы тулган да инде, хәзер икенчесенә ташыйлар. Кырда күпьеллык үләннәрдән курган да салынган.

Динар Ганиев механизатор булып 13 ел хезмәт куя. Ул быелгы уңыштан канәгать.

“Иртәнге алтыдан эшкә чыгабыз, җидегә кадәр эшлибез. Эсседән курыкмыйбыз, комбайнда кондиционер бар. Бар шартлар да тудырылган, эшлә дә эшлә генә” – ди ул.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Марат Билалов сүзләренчә, бүгенге көндә район буенча 17 мең тонна печән, 20 мең 600 тонна сенаж әзерләнгән.

Эш барышы турында Баулы телевидениесе эфирыннан карый аласыз.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев