Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы имамнары киңәште

Баулының үзәк “Гали” мәчетендә район имамнарының чираттагы утырышы булды.

Имамнар утырышы гадәттәгечә, мәчетләрдә алып барылган эшләр, коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча сөйләшүдән башланып китте. Шулай ук тиздән, 13 апрель көнне башланачак Рамазан ае, аны үткәрү турында да киңәшләшү булды. Авыл имамнарының күбесен һаман бер мәсьәлә борчый – мәчетләргә балалар һәм яшьләр аз йөри. Бу юнәлештә башкарасы эшләр күп икәнлеген ассызыклап үттеләр.

– Бүгенге утырышта без район имамнары белән 12 апрель көнне Казан шәһәрендә узачак Татарстан мөселманнары җыенына баруга әзерлек эшләре турында да сөйләштек. Билгеле булганча, бу көнне республикабызда мөфти һәм баш казыйны сайлаулар үтә. Безнең районнан унбиш кеше әлеге чарада катнашачак, – диде районның имам- мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Индира Сәйфуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев