Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы пенсионеры гигант помидорлар үстергән

Баулының Ваһапов урамында яшәүче Тәнзилә Хисмәтуллина яшәгән йортның урам як капкасын ачып керү белән үзеңне “оҗмах бакчасы”на эләккәндәй хис итәсең. Күз явын алырлык чәчәкләр, виноград тәлгәшләре, җиләк-җимеш, яшелчәләр – барысы да хуҗабикәнең тырыш хезмәте.

Бакчачыны иң гаҗәпләндергәне быел помидорлар булган. Аларның кайберләренең авырлыгы хәтта бер килограмм алты йөз грамм тәшкил иткән.

“Менә юри генә күз салыгыз әле минем үлчәүгә, – ди Тәнзилә апа безне якынрак дәшеп. – Бу бер помидорның авырлыгы – 1,6 килограмм. Менә тагын берничәсе, алары да бер килограммнан артып китә. Быел помидор уңышы бик яхшы”.

Теплицада да, аның тирәсендә дә эре-эре помидорлар күреп хәйран калырлык.

“Бер метр җиремне дә әрәм итмим, менә кыярлар утыртып куйдым яңадан тагын. Бусы икенче тапкыр быелга,” – ди теплица эченә күрсәтеп. ­

Быел күп кенә бакчачылар бәрәңге уңышының түбән булачагын фаразлый. Тәнзилә ападан аның уңышы белән дә кызыксындык.

– Бәрәңге дә яхшы булыр дип уйлыйм. Бер төптән 14-15 бүлбе чыга, – ди Тәнзилә Хисмәтуллина. – Әле ваграк, әмма үсәргә вакыт бар әле.

Бакчадагы уңыш турында сөйләнә- сөйләнә аны эшкәртү, кышкылыкка запас әзреләү хакында да сөйләшеп алдык. Тәнзилә Хисмәтуллинадан помидор тозлау һәм алма компоты ябу рецептын “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм пәнҗешәмбе көнне Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X