Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәктәпләрендә парламент дәресләре уза

Баулы районы Кызылъяр мәктәбендә үткәрелгән парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин катнашты.

Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган парламент дәресләре Республикада 2009 елдан бирле үткәрелә. Алар укучыларга закон чыгару властенең асылына төшенергә, укучыларда сәяси культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштырырга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Кызылъяр мәктәбенең югары сыйныф укучыларына хәзерге заман парламенты эшчәнлеге, депутатларның эше турында сөйләде, шулай ук аларны республика бюджеты проектының төп положениеләре белән таныштырды.

Парламент дәресе әңгәмә формасында узды, укучылар шактый мәгълүматка ия булды.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев