Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы кызлары – “Татар кызы” бәйгесендә

Казан шәһәрендә “Татар кызы” республика бәйгесенең ярымфиналы узган. Анда Баулы районы данын ике райондашыбыз яклаган.

“Татар кызы” ярымфиналына Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында узган зона этапларыннан сайлап алынган 28 кыз катнашкан. Алар арасында Баулы районыннан Азалия Идиатуллина һәм Миләүшә Фәтхетдинова да бар.

Конкурс ике көн дәвам иткән. Беренче көнне интеллектуаль этап Милли китапханәдә узган, анда кызларның белемнәрен тикшергәннәр. Ә икенче көнне “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә узган иҗади этапта катнашучыларның сәләтләрен бәяләгәннәр.

Бѳтендѳнья татар конгрессы Баулы җирле бүлекчәсе рәисе Фәридә Зыярова сүзләренә караганда, Азалия Идиатуллина һәм Миләүшә Фәтхетдинова барлык этапларны да уңышлы үткәннәр һәм лаеклы чыгыш ясаганнар, жюридан мактау сүзләре ишеткәннәр. Фәридә Зыярова әйтүенчә, моңа кадәр бәйгенең ярымфиналында Баулы данын яклаучылар булмаган әле.

Тумышы белән Кызылъяр авылыннан булган Миләүшә Фәтхетдинова Казан дәүләт мәдәният институтында укый, бер үк вакытта “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә эшли. Ул бәйгенең Казанда узган зона этабында катнашкан булган. Миләүшә анда үзенең режиссёр буларак эшен – Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗат юлына багышланган кыска метражлы документаль фильмны – тәкьдим иткән. Ярымфиналда исә нәфис сүз белән чыгыш ясаган. Бәйгенең тәкьдир итү һәм дефиле өлеше дә булган.

“Беренчеләрдән булып, республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең ярымфиналында Баулы данын яклаучылар исемлегендә булу – минем өчен бик җаваплы һәм дулкынландыргыч, – дип сөйләде Миләүшә “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Мондый зур чарада катнашуыма бик шатмын. Беренчедән, мин үземне сынап карадым. Икенчедән, бу минем өчен могҗизалы һәм онытылмаслык истәлекле вакыйга булды. Миңа ярдәм иткән, минем өчен җан аткан өчен, беренче чиратта, әниемә, гаиләмә, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Татарлар” тапшыруы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм”.

Районыбыз данын яклаган икенче кыз Азалия Идиатуллинага әле 18 генә яшь. Ул Россия гадел хөкем университеты көллиятендә укый, быел  диплом алачак. Пандемия сәбәпле, укыту процессы дистанцион форматка күчерелгәч, кыз Кырымсарай авыл мәдәният йортына эшкә урнашкан.

“Бәйгедә катнашу бик ошады, – ди Азалия. – Бәйге ул – ярыш, шуңа күрә җиңел генә булмый, ныклап әзерләндем. Сәхнә костюмнары белән Баулы мәдәният йорты хезмәткәрләре бик ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтле. Бәйгегә әзерләнергә ярдәм иткән, миңа көч биреп торган әниемә, туганнарыма, барлык райондашларыма да зур рәхмәт”.

Азалия бәйгенең интеллектуаль этабында иң күп балл җыйган.

“Бәйгенең иҗади этабында катнашучы кызлар бик көчле иде. Алар, нигездә, 22-23 яшьлек кызлар – иҗат өлкәсендә эшләүчеләр, – ди Азалия. – Минем дә иҗат һәм хезмәт багажым 22-23 яшемдә аларныкы кебек бай булыр, дип уйлыйм. Билгеле, моның өчен тырышырга, күп эшләргә кирәк. Мин эшлим, тырышам”.

Тырыш, уңган, максатчан райондашларыбызга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #кызылъяр #баулы #Бавлы #баулыинформ #БТКбаулы #Баулытатарлары