Баулы китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен эштә каршылый
Төп тема

Баулы китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен эштә каршылый

Баулылыр китап укыймы? Районда яшәүчеләр китапханәләргә йөриме? 27 майда – Гомумроссия китапханәчеләр көнендә – без анда эшләүчеләр белән аралаштык.

Китапханәчеләр, һөнәри бәйрәм көнендә дә укучылары белән бергә калып, аларны ачык йөз белән каршы ала, кирәкле мәгълүмат, китап укуга өндәү кебек бурычларын төгәл үтиләр. Китапханәче Гөлия Шәмсетдинова 43 ел дәвамында укучыларга шулай хезмәт күрсәтә. Аның сүзләренчә, ул һәр китапны үзе укып, укучыларына тәкъдим итә. Китапханәче булып китүе дә кечкенәдән үк китапка булган мәхәббәттән килә.

– Мин үземнең күңелемә хуш килгән һөнәремне таптым, шунда яратып эшләдем дип әйтә алам, – ди Гөлия Шәмсетдинова. – Мин 1978 елда үзәк китапханәнең балалар бүлегендә уку залында хезмәт юлымны башладым. Кечкенәдән үк китап укырга яраттым. Без беренче сыйныфны Кызылъяр авылында китапханәдә укыдык. Китапка мәхәббәт шуннан да киләдер. Шул елларда китапханәче апаларга китаплар тезәргә, аларны барларга да булыша идем. Мәктәпне тәмамлау белән, Алабуганың китапханәчеләр әзерли торган уку йортына кердем. Шуннан соң 43 ел үтеп тә киткән, аның 24 елын мин милли бүлектә эшләдем.

Гөлия Шәмсетдинова сүзләренчә, элегрәк көненә җитмешәр укучыга хезмәт күрсәткән чаклары булган. Кызганычка каршы, әлеге сан бүгенге көндә биш-алтыга гына калган.

– Гөлия Җәүдәт кызы яшь хезмәткәрләр өчен һәрвакыт үрнәк булды, – ди китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Вәлитова. –Ул һәрвакыт эзләнүдә. Без аның белән 2007 елдан бирле бергә эшлибез. Нинди генә эшкә алынса да, җаваплы карап, башкарып чыга белә.

Узган ел һәм быел коронавирус инфекциясе  таралуга юл куймас өчен, китапханәчеләр эшенә дә байтак үзгәрешләр керде. Халык белән читтән торып онлайн укулар, китап тәкъдир итү кичәләре, язучылар тормышына күзәтү ясау кебек чаралар үткәрелгән. Китапханәче сүзләренчә, соңгы елларда китап укучылар саны сизелерлек кимегән. Шулай да басма китапларны электрон рәвештә укуга күчәргә теләмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Нурия Фазлыева шул хакта әйтте.

– Мин китаплар укырга яратам, бигрәк тә – татар телендә, – ди ул. – Китап уку хәтерне яхшырта, күңелгә ял бирә, истә кала. Шәхсән үзем электрон китапларны үз итеп бетерә алмыйм әле.

Чынлап та, бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Шулай да күпләр электрон чыганакларга, китапларга өстенлек бирә. Баулының үзәк китапханәсе быелның биш аенда гына да ике меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән.

Индира Сәйфуллина

Фото: китапханә архивыннан


Нет комментариев