Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” кызлары ничә сум штраф түләде?

Бүген редакция кызлары хезмәт урынында «Мин татарча сөйләшәм» акциясен үткәрделәр. Телебез никадәр чиста булуын тикшереп, рус сүзләре кыстырмыйча гына сөйләшә алу-алмавыбызны сынап карыйсыбыз килде.

Бу социаль эксперимент нәтиҗәлерәк булсын өчен, штраф та билгеләдек. Бер рус сүзе өчен – бер сум.

Эштә нигездә татарча аралашуыбызга да карамастан, тел чисталыгын саклау бик үк җиңел эш булып чыкмады, җәмәгать. Һәрдаим уйлап сөйләшергә туры килә икән. Көн дәвамында 157 сум штраф җыелды.

Ә шулай да тел сафлыгын саклау булдырмаслык эш түгел. “Газаплы” да, рәхәт тә ул, чөнки саф татарча җөмләләр, ни дисәң дә, күңелгә май булып ята. Сез дә, хөрмәтле баулылар, үзегезне сынап карагыз!

Р.S.

Җыелган штраф берәр тәмнүшкә алуга тотылыр дип фараз ителә. Аннары бергәләп утырып, татарча гәпләшеп, чәй эчәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев