Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы “Ак калфак” оешмасы хуш исле бәйрәм үткәрде

Кечкенә генә бер бәйрәмдә күпме мәгънә һәм матурлык булырга мөмкин икән. Бу сүзләрем җирле кичә “Ак калфак” оешмасы якынлашып килүче Шәһәр көненә багышлап үткәргән “Чәй һәм пирог” кичәсе турында. Татар-хатын кызының идеаль портретын сурәтләгән очрашу булды ул.

Чара узган “Колос” кафесы түрендә зур өстәлләр тезеп куелган, аларда берсеннән-берсе уңган, ымсындыручы пироглар, кайнатмалар урын алган. Аларның һәм яннарына куелган шифалы үләннәрнең исләрен белсәгез! Күзне йомсаң, җәйге аланда кебек хис итәсең үзеңне. Болар – бәйгечеләрнең тырышлыгы җимешләре. Биредәге һәркем бәйрәмчә киенгән, милли күлмәкләрдә килүчеләр дә күп һәм һәрбер хатын-кызны, йөзенә нур өстәп, калфак бизәп тора. 
Көн саен аралашып тормаган, әмма бер-берсенә туган булуларын белгән кешеләрне хәтерләтте бирегә җыелган хатымнар, кызлар. Бәлки, кайберләре үзара таныш та түгелдер, әмма уртаклык зур булуын һәркем тоеп торды сыман. Өч буын очрашты монда – “Ак калфакның” тоткасы булган хөрмәтле апалар, шул исәптән авыллардагы беренчел оешмаларның җитәкчеләре, “Алсу”, “Бәләкәч”, “Алтынчәч” балалар бакчаларында сабыйларны татар теленә өйрәтүче яшь хатын-кызлар һәм нәни кыз балалар.
Чара “Чәй һәм пирог бәйрәме” дип аталганга, ханымнарга иң тәмле һәм файдалы чәй һәм иң оригиналь пирог бәйгесендә катнашу тәкъдим ителде. Әмма ниндидер ярыш рухы юк иде монда, дусларча тәҗрибә уртаклашу гына булды.
Бәйгечеләргә бәяне район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова җитәкчелегендәге жюри бирде. Ул “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Румия Шәфикова белән бергә номинацияләрдә җиңүче дип табылган Алия Газыймова, “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Айназ Дәүләтова, Әнисә апа Биктимерова һәм “Колос” кафесы директоры Гөлчәчәк Каюмованы бүләкләде.
–     Мин бүген зур гаиләдә кунакта булган кебек хис иттем үземне, – диде Рәмзия Моратова, чараны йомгаклап, һәм бәйрәмдә булган һәркемнең иңенә истәлеккә яулыклар салып чыкты.
Салмак кына, эчкерсез мохиттә барган бу чарада татар-хатын кызларына хас иң матур сыйфатлар чагылыш тапты – олыга һәм кечегә хөрмәт белән карау, тыйнаклык, эш сөючәнлек һәм уңганлык, киң күллелек, юмартлык. Тагын бер мөһим әйберне әйтми мөмкин түгел – биредәге ханымнар, кулларыннан килгәнчә, иң кадерле мирасны – туган телне, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга тапшырып калдырырга тырыша. Телебезгә салкын җилләр янаган хәзерге заманда әлеге калфаклы апаларның тырышлыклары хөрмәткә дә, үрнәк булырга да лаек.
Фәридә ЗЫЯРОВА
Бәйгенең “Иң тәмле пирог” номинациясендә Әнисә апа Биктимерова бүләкләнде. Менә аның телеңне йөтарлык карыган пирогы рецепты:
Җылытылган табага юка гына итеп ачы камыр җәяргә. Аны һәркем үзе теләгәнчә әзерли, төче камыр куллансаң да була. Җәелгән камыр өстенә карлыган салына. Аны да башка җимешләр белән алыштырырга була. Карлыган өстенә дүрт күкәй агын һәм бер стакан шикәр комын бутап кабартып ясаган катнашманы (бизе) салып чыгарга кирәк. Җылытылган мичкә 30-35 минутка куярга. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X