Үги ана яфрагын җыеп калыгыз
Ул бик күп авыруларны җиңәргә булыша, күпләр исә салкын тигән вакытта аның файдасын күрәләр.
1. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк, 1 аш кашыгы киптерелгән һәм вакланган үги ана яфрагына 200 мл су агызып, 30-40 минут төнәтергә. Көнгә 4-6 тапкыр, 1-2 аш кашыгы эчәргә.
2. Томау төшкәндә яңа җыелган үләннең суын борынга берничә тамчы тамызырга.
3. Монысы инде күбрәк кызлар колагына: үги ана яфрагы һәм кычыткан белән ясалган төнәтмә (икесе дә бертигез күләмдә) чәчләрне ныгыта, кавыктан коткара.
Әмма бу үләнне кулланганда шуны белеп торыгыз: үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәләрне 2 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник бавыр авыруы булганнарга кулланырга ярамый.
Табиб киңәше таләп ителә
Чыганак
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев