Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Сыңар носкиның да кирәге чыга!

Сыңар носкиларны көндәлек көнкүрештә кулланып була. Сезгә берничә киңәш

Ул сәяхәтләр вакытында, кухняда, өй җыештырганда, гаджетларны саклаганда ярап куя.

1. Чемоданда өс һәм аяк киемнәрен аерып куя

Зур носки эченә туфли, кедыны тыгып куеп, сез аларны – кыршылудан, ә киемнәрне туфли табаннарыннан саклыйсыз.

2. Авыр исләрдән саклый

Чиста носкидан хуш исле саше ясап була. Эченә төелгән кофе салып, шкафка йә суыткычка куегыз. Кофе начар исләрне алачак.

3. Машина юарга уңайлы

Чүпрәкне һә губканы алыштыра ала. Кулга киеп чылатыгыз да юыгыз.

4. Пәрәвезне алырга җайлы

Түшәмдә, биек шкафта йә башка кул тияргә ерак урында пәрәвезләр күренә башлый. Носкины швабрага кигертеп, бик тиз чистартып була: пәрәвез тукымага шундук ябыша.

5. Стакан өчен манжет ясагыз

Носкиның үкчәсен кисеп ташлап, калган өлешен стаканга кигертәләр. Кайнар стакан кулны пешермәячәк.

6. Паректны мебель эзеннән саклый

Носкины өстәл, диван, кресло аякларына кидертеп, аларны бер урыннан икенчесенә күчереп була. Идәндә сыдырылган эзләр булмаячак.

7. Телефонны саклый

Телефон экранын сыдырылулардан саклый. Бакчада эшләгәндә, тауларга күтәрелгәндә, ремонт белән шөгыльләнгәндә телефонны носки эченә салыгыз. Егылсагыз да, телефон зыян күрмәс.

8. Бүлмә гөлләренең тузанын сөртеп була

Кулыгызга носки киеп, гөл яфракларын берәм-берәм сөртеп чыгыгыз. Чүпрәк белән сөрткәнгә караганда җайлырак икәнен тоярсыз.

9. Тиз уалучан предметларны күчергәндә уңайлы

Мәсәлән, нәфис вазаларны калын носки эченә тыгарга була. Ватылмый да, сыдырылмый да.

10. Жалюзи чистартканда кулланалар

Сыңар носкины кулга киеп, жалюзиларны сөртеп алу берни тормый. Җыештыруны да тизләтә, кулларны киселүдән дә саклый.

 

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/syar-noskiny-da-kirge-chyga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев