Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Срогы чыккан товарны кире кайтарырга була

Яраклылык вакыты чыккан продукция кулланучы сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга, әйлән-тирә мохиткә зыян китерергә мөмкин. Кулланучы, мондый товарны кире кайтарып, акчасын алырга яки товарны алыштырырга хокуклы.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, Россия закончалыгы өлкәсендә закон бозуларга юк куелмасын өчен, профилактик чаралар уздыра. Товарларның яраклылык срогы мәсьәләсе игътибар үзәгендә. Хезмәткәрләр, продукцияне куллану өчен билгеләнгән вакыт узган булса, срогы чыккан, дип саналуын аңлаталар. Әлеге вакыт узгач, товар кулланучы өчен куркыныч тудырырга, әйләнә-тирә мохиткә дә зыян салырга мөмкин. Закон нигезендә, парфюмерия, азык-төлек, косметика, дарулар өчен яраклылык вакытын билгеләү каралган.

Сатучыларга яраклылык вакыты ахырына якынлашкан товарларны сатуга куярга рөхсәт ителә. Срогы чыккач, аларны сатудан алырга кирәк.

Кулланучы яраклылык вакыты чыккан товарга тап булса, аны кире кайтарырга, акчасын алырга яки алыштырырга хокуклы.

Яраклылык вакыты чыккан товарга юлыккан очракта, сатып алучы сатучыга товарны кире кайтара һәм язмача таләп белән мөрәҗәгать итә. Товарны алыштырудан яки акчасын кире кайтарудан баш тарту нигезләнгән булырга тиеш. Чек булмау, төргәкнең ачылган булуы яки продукциянең өлешчә кулланылуы моңа сәбәп була алмый. Кулланучы үзенең таләпләрен сатучы оешма җитәкчесенә ике нөсхәдә әзерли. Дәгъва гаризасында түбәндәгеләрне язу зарур: срогы чыккан товар саткан предприятие исемен, яраклылык вакыты чыкканнан соң сыйфат үзлекләренә туры килмәүче товар исемен, товар төргәгендә күрсәтелгән яраклылык вакытын күрсәтеп, аны сатып алу датасын, кулланучы имзасын, документны имзалау датасын.

Документның бер нөсхәсе  сатучы як вәкиленә тапшырыла. Икенчесен сәүдә ноктасы хезмәткәре, аны имзалап, агымдагы датаны язып, кулланучыга кире бирергә тиеш.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев