Ни продукт кан тамырларын чистарта, инфаркттан саклый беләсезме?
Статистика буенча, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр бик күп. Холестерин төерләре һәм тромблар тыгылып, инфаркт һәм инсульт китереп чыгара. Ә нинди продуктлар инфаркт һәм инсультны кисәтә ала? Рационга нинди ризыклар кертергә? Белеп торыгыз, менә бу 10 продукт кан тамырларын чистарта, инфаркт куркынычыннан саклый.
1. Анар (гранат)
Кан тамырларын ныгыта һәм холестеринны киметә. Консервланган сокка караганда җимешен ашасаң яхшырак. Канны сыеклый, тромблар барлыкка килүдән коткара.
2. Хөрмә
Составындагы полифеноллар холестеринны киметергә сәләтле. Бу җимештә йөрәк өчен файдалы магний һәм бета-каротинда бар.
3. Карбыз
Карбыздагы цитруллин дигән аминокислотакан тамырларын киңәйтә. Карбыз төшендә аеруча күп тупланган ул. Кайбер илләрдә төшен дә ашыйлар. Цитруллин карбызның сусыл эчендә дә җитәрлек. Карбыз яратучылар гипертоник кризислардан, йөрәк авыруларыннан азат.
4. Балык
Балыкның кайсы төре дә, аеруча лосось – омега-кислоталар һәм диетик аксым чыганагы. Балык маен капсулаларда да эчәргә була. Ә балыкка бай диета кан тамырлары проблемасын бетерә.
5. Әфлисун согы
Көнгә 2 стакан сок эчү дә холестеринны, кан басымын төшерә, витаминнар, микроэлементлар белән баета.
6. Алма
Андагы клетчатка һәм пектин кан тамырын төерләрдән чистарта, йөрәк-кан тамырлары проблемасын киметә.
7. Помидор
Томат –магний чыганагы. Ә ул йөрәк сәламәтлеге өчен бик шәп минерал! Томатта ликопин дигән бик файдалы антиоксидант та бар. Чи килеш тә, термик эшкәртеп тә кулланырга ярый: фадасы искиткеч.
8. Сарымсак
Ул азот оксидына бай. Кан тамырларын чистарта, кан басымын көйли.
9. Грек диетасы
Галимнәр грекларда йөрәк-кан тамырлары авыруларының бөтен Европа илләрендәгегә караганда шактый аз булуын ачыклады. Сәбәбе – сыйфатлы зәйтүн мае һәм әстрехан чикләвегендә икән. Алар йөрәкне, кан тамырларын саклый. Бу продуктлар бергә кулланылганда – әйтик, салатларда – аеруча файдалы.
10. Солы боткасы
Боткадагы клетчатка тамырларны чистарта. Ул артык авырлыкны да киметә. Ә бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен бик мөһим.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев