Керне салкында киптерегез!
Ни өчен?
Кышын керне урамга элегез, ул хуш исле булып кибәчәк.
Катмасын өчен керне тозлы суда чайкыйлар. Мондый суда чайкалган сөлге, халатлар йомшаграк була.
Мендәр, юрган тышларын да тышкы салкында киптерергә тырышыгыз. Кердә булган талпаннардан хәтта юу ярдәмендә дә котылу кыен. Ә минуслы температура барлык җан ияләрен һәлак итә.
Чыганак
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев