Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Духовка ишеге пыяласына каткан майны җиңел генә ничек чистартырга?

Аш содасы һәм кайнар суга бераз савыт-саба юа торган сыеклык кушыи чистартырга

Духовка миченең ишегендәге пыялага май ката. Аны чистартуның бик җайлы ысулы.

2 аш кашыгы аш содасы, савыт-саба юа торган сыеклык, кайнар су алыгыз. Аш содасына бераз юа торган сыеклык кушыгыз, аннары кайнар су салыгыз да яхшылап болгатыгыз. Пастасыман ботка килеп чыгарлык булсын. Савыт-саба юа торган губкага шушы массаны сылагыз да пыялага җәегез. 15 минут көтеп торганнан соң, шул ук губка белән чистартып алагыз.

Аннары губканы чиста суга манып, пыяланы яхшылап чистартыгыз. Коры чүпрәк белән сөртегез.

Духовка ишеген аш серкәсе белән дә чистартып була. Пыяланы аш серкәсе салынган чүпрәк белән чылатыгыз. 3-5 минуттан кабат сөртегез. Губкада пычрак эзләре калыр – бу пыялада май эри башлаганын аңлата. Шулай итеп акрын гына бөтен пычракны алып бетерегез. Аннары чиста сулы губка белән ышкыгыз һәм коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев