Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Чүп үләннәрен җиңүнең җиңел генә ысулы

Бакчачылар җәй буе чүп үләннәре белән көрәшергә мәҗбүр. Аларны җиңүнең гади генә ысулын беләсезме?

Яздан башлап көзгә кадәр чүп утыйбыз, ә алар өч көн дә үтми, тагын баш калкыта. Чүп үләннәрен берничек тә җиңеп булмый, дияргә яратучылар өчен бик нәтиҗәле, гади, арзан ысул тәкъдим итәбез.

Моның өчен ике литр суга 180 миллилитр 70 процентлы аш серкәсе салып болгатыгыз да шушы эремәне чүп үләннәренә сибегез. Бу ысул ызан, сукмаклардагы чүп үләннәрен бетерү өчен файдалы.

Әлеге эремәне яшелчә, җиләк-җимешләргә түгел, бары тик чүп үләннәренә генә сибәргә  мөмкин.

Кайбер бакчачылардан, чүп үләннәре җирдәге дымны сакларга булыша, дигәнне дә ишеткән бар, әмма белгечләр бу фикер дөрес түгел ди: чүп үләннәре үсемлекләргә комачаулый, уңышны киметә.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев