Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыларга Пенсия фонды түләүләре буенча киңәшләр

    Россия Пенсия фонды түләүләренә хокук тукталуга кагылышлы берничә очрак бар.

    Улымны, 14 яше тулгач, туганнарыбыз үтенече буенча аның 80 яшьтән өлкәнрәк әти-әниләрен караучы итеп рәсмиләштердек. Хәзерге вакытта улым югары уку йортының өченче курсында белем ала, эшкә керергә җыена. Эшкә урнашкач, бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк, югыйсә, өлкән кешегә түләнгән компенсацияне суд аша аның караучысыннан түләтәләр, дип ишеттем. Безгә нишләргә, аңлатыгыз әле.

    Светлана Тәбрисовна

     

    Россия Пенсия фонды түләүләренә хокук тукталуга кагылышлы берничә очрак бар. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, кеше эшкә урнашу яки эшкә яраксыз дип танылу туктатылу. Мондый очракларда түләнгән акчаларны кире кайтарырга туры килмәсен өчен, бу хакта Пенсия фондына вакытында хәбәр итү зарур.

    Еш кына Пенсия фонды түләүләренә хокук тукталуга эшкә урнашу сәбәп була. Чөнки фонд түли торган түләүләрнең күбесе социаль характерга ия һәм алар кешенең хезмәт эшчәнлегеннән кереме булмаганда яки социаль мөһим эш белән шөгыльләнгәндә түләнә. Мондый түләүләргә, мәсәлән, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә,  яшәү минимумына кадәр җиткереп, өстәп түләү, яки инвалид балалар һәм өлкән кешеләрне караучыларга түләүләр керә.

    Әлеге түләүләрне билгеләгәндә, төп шартларның берсе – пенсиягә иминият взнослары формалаша торган түләүле эшчәнлек алып бармау. Кеше эшкә урнашкач, аның даими кереме барлыкка килә, аның өчен взнослар күчерелә башлый һәм фондтан түләүләр алуга хокукы туктатыла.

    Мәҗбүри пенсия иминияте кагыйдәләре хезмәт килешүләре белән эшләүчеләргә генә түгел, ә гражданлык-хокукый килешүләр, авторлык яки лицензия килешүләре буенча түләүләр алучыларга да кагыла.

    Моннан тыш, түләү хокукын туктату эшкә урнашу белән түгел, мәсәлән, эшкә яраксыз дип танылу туктатылу белән бәйле булырга мөмкин. Тагын бер очрак: әгәр туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы кеше 18 яшькә җитсә һәм уку йортының көндезге бүлегендә укымаса, аның пенсия алуга хокукы туктатыла. Укуын тәмамласа яки укудан чыгарылса да шул ук хәл күзәтелә.

     Закон буенча, мондый очракларда түләүләр киләсе айдан туктатыла. Кеше Пенсия фондыннан түләүләр алуга хокукы туктатылу белән бәйле хәл турында алдан хәбәр итмәсә, күчерелгән акчаларны фондка түләргә туры киләчәк. Бу очракта Пенсия фонды язмача хәбәр җибәрә һәм артык түләнгән акчаларны ирекле рәвештә кире кайтарырга тәкъдим итә. Баш тартканда, акча суд тәртибендә түләттерелә.

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: