Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Балага фатир алып бирмәгез

Ислам галиме Шамил Галәветдинов мөселманнарны балаларына фатир бүләк итмәскә чакырган. Аның сүзләренчә, һәр кеше, теләге булганда, матди яктан да, рухи яктан да баерга сәләтле.

– Моның өчен фәкать акча белән дөрес эш итәргә белергә генә кирәк, дигән ул Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җыелышында. – Гадәти тормышындагыга караганда күбрәк акчасы барлыкка килсә, кеше рәттән бөтен нәрсәне сатып ала башлый. Берни бирми дә. Шул рәвешле ул үзен шәхес буларак югалта. Үз хәленең колына әверелә. Бу дөньяда без барыбыз да вакытлыча гына. Рухи хәлеңне кайгыртырга, хәйриячелек белән шөгыльләнергә, игелекле гамәлләр башкарырга кирәк.  

Галим әти-әниләргә балаларына фтаир, машина һәм башка кыйммәтле матди бүләкләр бирмәскә киңәш итә. Аныңча, бу бүләкләр яшьләрнең яшерен сәләтен сүндерә. 

Психолог Галия Гыймадиева Шамил Галәветдиновның фикере белән килешә. Әмма шул ук вакытта алтын урталыкны таба белергә кирәклегенә басым ясый.

– Кызганыч, кешеләр еш кына бер чиктән икенче чиккә ташланырга ярата. Бер ишләре, балага 18 яшь тулгач, ул үз тормышын үзе булдырырга тиеш, дигән карашта тора. Әмма баланы акча эшләргә, аны ничек дөрес тотарга өйрәтмәгән булалар. Бала үзе өчен дә, гамәлләре өчен дә җавап бирергә сәләтле түгел, чөнки аның өчен гел үзләре хәл итеп килгән. Бала чынбарлык белән очрашмаган дияргә була. Әйтик, гап-гади коммуналь хезмәтләргә акчаның ничек түләнүен белми ул. Кесәсендәге кирәк-яракка дигән акчаны ничек тотуын контрольдә тотарга кирәк, әмма ул тоталь контроль булмасын. Бала акчасын ниндидер бик мөһим булмаган әйбер алуга тота икән, икенче юлы ул аны алмаячак. Хатасын аңлап, акчаны моңа сарыф иткәнче, җыеп куям дип уйлый. Икенче чик – Шамил Галәветдинов телгә алган мисал. Балага машина да, фатир да алып бирәләр. Кредитын да түләп баралар. Үзләре бурычка батып булса да, бала өчен тырышалар. Бу шулай ук дөрес түгел. Балада бернинди җаваплылык хисе юк. Әзергә-бәзер яши башлый. Иң дөресе – алтын урталыкны таба белү. Балага ярдәм итәргә була, әмма аның үзенә үк зыян итмичә генә. Ничек һәм нинди күләмдәге ярдәм – аны һәр кеше үзе хәл итә, – ди Галия.

Өч бала анасы Зөлфия Корбанованың фикере дә кызыклы. Аныңча, балага балык урынына кармагын бирергә кирәк.

– Без ирем белән балаларга яхшы белем бирергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Акчаны укытуга тоту ул хәзер иң яхшы инвестиция. Бу финанс инструменты балага бөтен гомеренә актив һәм пассив керем китереп торачак. Без икебез дә авыл балалары. Үз тырышлыгыбыз белән фатир алдык, шәһәр читендә йорт төзеп чыктык. Бала фатирга ипотека түләп, акчасын да әрәм-шәрәм итми, өстәмә эшләргә стимулы да барлыкка килә. Ә без аның янәшәсендә булабыз. Кирәк вакытта киңәш белән дә, акча белән дә булышырбыз, – ди ул.

Фото: photo.tatar-inform.ru

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/din/balaga-fatir-alyp-birmgez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев