Аяк сызлаганда ярдәмгә килә
Халык медицинасы буенча төнәтмә тәкъдим итәбез
Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне тәкъдим итәбез.
- Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борычны ваклап турарга, бер аш кашыгы кипкән чистотел кушарга кирәк.
- Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Аннан төнәтмәне суыткычта сакларга.
- Әлеге төнәтмәне төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта сөртергә киңәш ителә.
Шулай ук, салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан, пешкән урыннарга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев