Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Югары кан басымына каршы җимеш

Югары кан басымыннан җәфаланучыларга белгеч бер җимеш ашап карарга киңәш итә.

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург гипертония яки югары кан басымыннан интегүчеләр өчен файдалы киңәш бирде. Аның әйтүенчә, мондый диагнозы булган пациентларга слива ашарга кирәк. Бу хакта Гинзбург сәламәтлеккә багышланган телевидение тапшыруында сөйләп үтте.

Белгеч ассызыклавынча, слива кан басымы "сикерүен" кисәтә, инсульт һәм йөрәк өянәгеннән дә саклау сәләтенә ия.

"Сливада булган файдалы матдәләр кан тамырларын ныгыта, бу исә, үз чиратында, инфаркт һәм инсульт хәвефенә киртә куя. Ә кан басымы югары булган пациентларга нәкъ менә әлеге ике афәт яный да инде", – диде табиб.

Моннан тыш, Гинзбург әйтүенчә, слива бәвел куу көченә дә ия, бу организмнан артык сыекчаны чыгарырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, артериаль кан басымы да түбәнәя.

Сливаны шикәр кушмыйча гына ашау киңәш ителә. Төрле кайнатмалар эшләгәндә аның файдасы калмый диярлек. Бу җимешнең калориялелеге аз, димәк, артык килограммнар җыям дип курыкмыйча ашарга була.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев