Яран гөлләрен урамнан алып керәбез
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яран гөлләрен урамнан алып керәбез

Яраннар үстерергә яратучыларга берничә киңәш

* урамда туфракта үсеп утырган яраннар инде өйдә кабат матур итеп үсеп китә алмыйлар – алар инде картайганнар;

* яраннарны ел саен яшәртеп торырга кирәк;

* иң әйбәте – көзгә яшь ботаклар утырту. Кыш буе алар өйдә сезнең күзне иркәләр, ә җәйгә кабат урамга, туфракка күчерерсез;

* яран ботагын шунда ук туфракка да утырта аласыз – суга тыгып торып тамыр җибәртергә кирәкми дә.

Яранны яңартуның берничә ысулы бар:

* яранның яшь ботагын кисеп, бераз җилләтегез. 2-3 сәгатьтән соң гөл чүлмәгенә утыртыгыз. Суны артык күп сибәргә кирәкми, әмма туфрак дымлы булырга тиеш. Бу очракта ул тамырны тиз җибәрә.

* тамыр тизрәк җибәрсен дип, яранны банка белән каплап торучылар да бар;

* урамда температура +5-6 тирәсенә генә калгач, яраннарны идән астына алып кереп куеп, кыш буе диярлек – февральгә  кадәр  ял иттереп, апрельдә генә яшь ботакларын кисеп утыртырга да була. Бу очракта да яран тамырны бик тиз җибәрә. 


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/yarannarny-uramnan-alyp-kerbez


Нет комментариев