Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яңа елның төсе нинди?

    2022 елны нинди төстә каршы алсаң, ел уңышлы булачак?

    “Pantone” институты яңа туачак 2022 елның төсен билгеләгән. Ул “классик зәңгәр” төс булачак.

    “Без яшәгән вакыт ышаныч һәм тәвәкәллек таләп итә, ә “классик зәңгәр” — даимилек һәм ышаныч символы, аңа һәрвакыт таянырга була", — дип саныйлар “Pantone” институтында.

    “Pantone” институты “Color Institute-Pantone” компаниясенең төс һәм аның төрле тармакларга йогынтысы белән эксперименталь эш алып баручы тикшеренү үзәге (мода, полиграфия, интерьерлар дизайны, реклама, кино һ.б.).

    Күп кенә белгечләр фикеренчә, “Pantone” төсләр мәсьәләсе буенча иң абруйлы, дөньякүләм танылган мәгълүмат чыганагы булып тора.

    2022 елны каршылау өчен зәңгәр, фирүзә, зәңгәрсу, кара, көрән, яшел, ком төсендәге, алтынсу, көмеш, бронза төсләр туры килә. Астрология өлкәсендәге экспертлар төсне Яңа елда нәрсә үзгәртәсең килә, шуннан чыгып сайларга киңәш итә.

    Мәсәлән, финанс иминлегенә ирешү өчен иң яхшысы алтын һәм көмеш төсләр туры килә, шулай ук алар Зәңгәрсу Юлбарыс игелеклелегенә өмет итә ала.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: