Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тән тиресе һәм чәч матур булсын өчен, нинди чикләвек ашарга?

Фисташка чикләвегендә биотин дигән матдә бар.

Табиб-диетолог Татьяна Разумовская кеше организмында метаболизм, тән тиресе һәм чәчләр халәте яхшы булсын өчен, фисташка — пестә агачы чикләвеге ашарга киңәш итте. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Разумовская сүзләренчә, көненә унбишләп фисташка чикләвеге ашарга кирәк. Балаларга җиде данә җитә.

Фисташка чикләвегендә биотин дигән матдә бар — аның файдасы шушы матдәгә бәйле.

«Фисташкада төп элементларның берсе — В7, ягъни биотин. Ул аксымны үзләштерергә, майларны яндырырга ярдәм итә. Шулай итеп ул матдәләр алмашында төп элемент була. Биотин җитмәсә, тән тиресе һәм чәчләр начарлана, депрессия халәте барлыкка килә, канда „начар холестерин“ микъдары артырга мөмкин», — дип сөйли табиб.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев