Суган тураганда, еламас өчен нишләргә?
Кирәкле кызыклар сандыгы

Суган тураганда, еламас өчен нишләргә?

Суган тураганда күздән яшь чыга, еламас өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез

1. Турар алдыннан, суганны 20 минутка морозильникта тыгып торырга кирәк.

2. Пычакны су белән юешләп (чылатып) алырга мөмкин.

3. Суган тураганда балавыздан ясалган шәмне яндырып кую да файдалы.

4. Авыз белән генә суласагыз, шулай ук суган тураганда еламассыз.

5. Биш минут тозлы суда торган суган да тураганда елатмаячак.

Шулай да күзегез яшьләнгән икән инде, каһвә орлыгы иснәп алыгыз.

 Фото:  pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/sugan-turaganda-elamas-chen-nishlrg


Нет комментариев