Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Организмга файдалы ризыклар

Җиләк-җимеш галимнәр фикеренчә беренче урында тора

Дөнья диетологлары кеше организмы өчен нинди азык файдалы икәнен ачыклау буенча бәхәсләшүен дәвам итә.

Чикләвек витаминнарга, минералларга, аксымнарга, майларга бик бай. Аны көндәлек рационга кертү йөрәк, кан тамырлары, шикәр диабеты, анемия, күз авыруларын кистәтүдә ярдәм итә.

Суган белән сарымсак организмның иммун системасын ныгытуга булыша, салкын тидергәндә микробларның таралуына юл куймый.

Кузаклылар – шикәр диабеты, атеросклероз, симерү, аш кайнату системасы какшаганнарга тынычланырга, үзеңне кулда тотарга да булыша.

Яшелчәдән шпинат белән салат яфрагы витаминнарга байлыгы буенча беренче урынны били. Аннары кәбестә белән кишер килә. Кәбестәнең тозлаганы да файдалы.

Балык кан тамырлары системасына, йөрәккә яхшы йогынты ясый. Ашказаны, биз, артык авырлык белән җәфаланучыларга да ашарга киңәш ителә. Ми эшчәнлеген активлаштыра, җәрәхәтне тиз төзәтә, яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.

Йомырка ашасаң, организмны холестерин һәм башка зыянлы матдәләрдән арындыра, майны куа. Мускуллар, ашказаны, эчәкләр, нерв системасы өчен дә әйбәт.

Сөттә кальций күп булганлыктан, аны эчү сөякләрне, тешне, чәчне ныгыта.

Яшел чәй – атеросклерозга, шикәр диабетына, гипертониягә, күз авыруларына дәва.


Фото: pixabay.com/

Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/keshe-organizmy-chen-nindi-azyk-faydalymsvakpychyafy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X