Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Өч көндә биш килограммга ябыгасыгыз килсә

    Гүзәл затларның кайсысы гына зифа буй-сын хакында хыялланмый икән. Тиз генә ябыгырга теләүчеләр өчен җиңел генә бер диета тәкъдим итәбез

    Әлеге диетаны өч көн генә тотасың. Шушы вакыт эчендә биш килограммга кадәр артык авырлыктан котылырга була. Шунысы да бар: бу өч көндә иртәнге, төшке һәм кичке ашлар төрләндерелми.

    Иртән көн дә бер йомырка ашарга киңәш итә диетологлар. Чәй яисә су эчсәгез була. Әлбәттә, шикәрсез!

    Иртәнге аш белән төшке аш арасында дүрт сәгать вакыт үтәргә тиеш. Төшкелеккә 150 грамм эремчек белән тукланырга һәм тагын шикәрсез генә чәй эчәргә.

    Кичкелеккә бер яшел алма ашау һәм кефир эчү каралган.

    Көн дәвамында бик ашыйсы килгән вакытта җаныгыз теләгән күләмдә минераль су эчәргә ярый.

    Реклама

    Диетаны туктаткач та ризыкка ташлану ярамый, аңардан акрынлап кына чыгарга кирәк. Көн саен 150-200 граммлап кына яңа төрле ризык ашый башлау зарур.

    Табиб киңәше таләп ителә

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: