Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди гадәт корсактагы майны бетерергә комачаулый?

Тәмәке тарту билдә һәм эчке органнар тирәсендә майларның күпләп туплануына китерә.

Диетолог Айтор Санчес корсактагы майдан арынырга комачаулый торган гадәтне атады. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб әйткәнчә, тәмәке тарту билдә һәм эчке органнар тирәсендә майларның (абдоминаль һәм висцераль майлар) күпләп туплануына китерә. Белгеч аңлатуынча, бу рәвешчә авырлык җыю куркыныч, чөнки метаболик авырулар куркынычы арта.

Айтор Санчес сүзләренчә, тәмәке тартучыларда инсулин начаррак эшләп чыгарыла, бу канда шикәр күләме күбәю ихтималын арттыра. Әлеге ике фактор симерүгә шактый зур йогынты ясый.

Табиб әйтүенчә, тәмәке тартуны ташлаганнан соң күпләр тазарып китүдән курка, әмма бу очракта авырлык җыюның сәбәбе физиологиягә түгел, ә стрессны ашап басуга бәйле. 

Фото: pixabay.com/

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-01-2021/nindi-gad-t-korsaktagy-mayny-betererg-komachaulyy-5802025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев