Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Әни мәхәббәтен гомер буе тоярга ярдәм иткән 5 җөмлә

Балаларны вакытында мактарга кирәк...

«Син минем матур кызым!»

Булачак хатын-кызның үз бәясе нинди булуы үзен чибәргә санау-санавыннан тора. Бала чакта бала ата-ана фикеренә берсүзсез ышана. Шуңа күрә кызыгызның чибәр булуын һәрвакыт ассызыклап торыгыз. Бигрәк тә үсмер чагында бу хакта кабатлап тору мөһим. Әлеге сүзләр аны тирә-яктагылар фикеренә бәйле булудан саклар, чөнки ул үз чибәрлегенә ышанган хатын-кыз булып үсәчәк. 


«Син туганга, мин бик бәхетле!»

 «Мин нәкъ синең кебек кыз турында хыялландым» дип өстәсәгез тагын да шәп. Кечкенә кыз белеп торсын: ата-ана мәхәббәтен яуларга кирәк түгел. Әти-әниләре яратсын, хөрмәт итсен, бәяләсен өчен, бары тик аның булуы гына кирәк. Кызыгызга «Син булганга мин бәхетлемен» сүзләрен бик еш кабатлагыз. Бу сүзләр аңа гармонияле хатын-кыз булып үсәргә ярдәм итәр. Киләчәктә ул үзен ничек бар шулай итеп кабул итеп яшәячәк. Дусларының, ир-атларның, коллегаларының мәхәббәтен, хөрмәтен казану өчен үзгәрмячәк. Рухы нык булачак. 


«Бервакытта да үзеңне башкалар белән чагыштырма!»

Бәхеткә юлны һәр кеше үзе сайлый. Кызыгызга аңлатыгыз: тормышын ничек төзергә кирәклеген бары ул гына хәл итә. Кыз бала кем беләндер ярышып яшәмәсен,  ә үз язмышы, ихтыяҗлары игътибар үзәгендә торсын. 


«Син – минем горурлыгым»

Балаларыгызны нәрсә өчен мактыйсыз? Гадәттә, малайларны укуда яки спорттагы казанышлары, ә кызларны янәшәдә булган өчен мактыйлар. «Синең белән горурланам. Син чибәр, акыллы, ягымлы» — дигән сүзләр аның йөрәгендә мәңге сакланыр һәм үзенә ышаныч биреп торыр. Әлеге ышаныч аңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәр. 


 «Әти-әни йортында сине һәрвакыт аңларлар һәм көтәрләр»

Авыр вакытларда өйдәгеләрнең яратуы һәм көтүе  хатын-кызларга һәрвакыт алга таба барырга көч бирә. Һәрвакыт теләктәшлек итәргә әзер торган, яраткан әти-әниләреннән ярдәм сорарга да курыкмас. Ата-аналарына, бигрәк тә әнисенә ышанып үскән кыз үзгәрешләрдән курыкмый, үз сүзен әйтә белә һәм киләчәге өчен тыныч. 

Кызыгыз белән сөйләшкәндә сүзләрне бик игътибар белән сайлагыз. Позитив дулкында булыгыз. Мактауларга юмарт булыгыз, горур бала үстерүдән курыкмагыз. Ә менә уйламый сөйләгән сүзләрнең чынга аша торган гадәте барлыгы хакында исегездән чыгармагыз. 


Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/dnevnik-mamy/ni-mkhbbten-gomer-bue-toyarga-yardm-itkn-5-ml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X