Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ни өчен кеше кинәт кенә тазара?

    Табиб фикеренчә, кинәт тазаруга еш кына йокы җитмәү сәбәпче була.

    Кеше ни өчен кинәт кенә тазарырга мөмкин? Бу сорауга югары категорияле табиб-эндокринолог Елена Губкина җавап бирде, дип яза РИА Новости.

    Табиб фикеренчә, еш кына кинәт тазаруга йокы җитмәү сәбәпче була. Аз йоклаганга күрә кешенең аппетиты нык арта. Шул рәвешле баш мие энергетика запасларын ашау белән күп санлы калорияләрне торгызырга омтыла. Бу метаболизмны боза.

    «Йокы җитмәү сәбәпле, матдәләр алмашы акрыная, чөнки гормоннар эшләү бозыла — инсулин һәм кортизол эшләп чыгару арта, соматотроп гормоны (үсеш гормоны) эшләп чыгару кими», — диде Губкина.

    Фото: pixabay.com/

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/22-02-2021/ni-chen-keshe-kin-t-ken-tazara-5806591

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: