Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Мангайдагы җыерчыкны бетерү өчен маска

Баулы гүзәлләренә маңгайларындагы җыерчыкларын бетерү өчен 5 маска тәкъдим итәбез

1. Бер пешкән бәрәңгене изәбез. Аңа берәр чәй кашыгы сөт, зәйтүн мае һәм каймак кушабыз. Әлеге битлекне 20 минут тотарга кирәк. Атнага ике тапкыр кулланырга киңәш ителә.

2. Угыч аша берәр бәрәңге һәм кыяр чыгарабыз. Шушы массаны биткә 15 минутка сылыйбыз. Аннан лимон согы кушылган су белән юып алабыз. Чиста биткә зәйтүн мае сөртәбез.

3. Йомырканың агы, бер чәй кашыгы тоз һәм берничә кашык лимон согы кушылган массаны 10 минутка маңгайга сөртәбез. Аннан җылымса су белән юабыз.

4. Җылымса зәйтүн маен маңгайга сөртәбез. Өстеннән кәгазь салфетка һәм тастымал белән каплап куябыз. 15 минут биттә тотканнан соң, үлән суы белән юабыз.

5. Эретелгән парафинда кечкенә тастымалны чылатабыз. Әлеге тастымалны алдан зәйтүн мае сөртелгән маңгайга куябыз. 15 минуттан юарга киңәш ителә.


Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://muslumirc.ru/news/stati/mangaydagy-yerchykny-beter-chen-maska

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев