Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

"Хезмәткә дан" хезмәткәре Гөлшат Шәриповадан лимон-апельсин пирогы рецепты

Чүпрәле камырдан хуш исле пирог рецепты тәкъдим итәбез.

Камыр: 1 пачка маргарин яки ак май, 0,5 стакан сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чүпрә, бер чеметем тоз, 2-3 стакан он.
Эчлек: 1 лимон, 1 апельсин, 1 стакан шикәр комы.

1. Өй температурасында эретелгән маргаринга он кушып болгатабыз.
2. Җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, бераз (5 минут) тотабыз.
3. Ике массаны бергә кушып, камыр ясыйбыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
4. Камырны 3 өлешкә бүлеп җәябез, берсен – пирогның аскы өлешен зуррак итәбез.
5. Эчлек әзерлибез (аны камыр җәйгәч кенә ясыйбыз): лимон белән апельсинны, төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм 2 өлешкә бүләбез.
6. Пирогны, кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Пирог өстенә 1әр аш кашыгы шикәр комы, ак май, он болгатып сибәргә була.
7. Уртасында, һава чыгарга, кечкенә генә тишек калдырабыз.
8. Духовкада 40 минут чамасы пешерәбез (духовканы пирог тыккач кына кабызырга).

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев