Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыздырылган сарымсак ябыктыра

Ул бик көчле табигый антибиотик булып тора.

Халык табиблары сүзләренчә, кыздырылган сарымсакны өч көнгә бер тапкыр ашарга кирәк.

Аны ашаганнан соң бер тәүлек үткәч тә организмга тәэсире саклана. Әлеге яшелчә организмдагы паразитларны үтерә, токсиннардан котылырга булыша. Моның өчен аны табада кыздырып, яки газ мичендә пешереп ашарга кирәк. Болай әзерләгәндә исе дә булмый, файдалы үзлекләре дә саклана, тулысынча үзләштерелә дә.

Кыздырылган сарымсак кандагы холестерин күләмен дә киметә, артерияләрне чистарта, кан басымын көйли, ашказаны-эчәк трактын чистарта. Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыяны юк. Ябыгырга теләүчеләргә дә аны ашарга киңәш ителә, чөнки ул матдәләр алмашын яхшырта.

Сарымсакны ашаганнан соң күп итеп сыекча эчәргә онытмагыз!

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев