Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыярлар кырау төшкәнче уңыш бирсен өчен августта нәрсә сибәргә?

Июль-август аенда түтәлдәге кыяр үсентеләрен тәрбияләү серләре бар.

Ныклап кырау төшә башлаганчы кыяр ашау өчен бакчачыларның берничә сере бар.

Бу көннәрдә бакчачылар кыяр уңышын җыеп ала, тозлый һәм салатлар ясый. Әмма ныклап туңдырганчы, түтәлдәге кыяр үсентеләре шундый ук уңыш бирсен өчен берничә ысул бар. 

Ачык һавадагы кыяр түтәлләренә җәй уртасында су сибәргә, ә менә теплицаларны даими җилләтеп торырга кирәк. Яшелчәләргә җылы су сибәсе. Кыярга суны иртән сибәргә уйласаң, аны тамыр астына агызырга, ә кичен яфраклар өстенә сибәргә ярый. Шунысы мөһим, кыяр үсентесенең муентыгы коры калсын.

Кыярны калий һәм фосфор белән сыйларга була. Бу үсемлекләргә авыруларга һәм корткычларга каршы көрәштә ярдәм итәчәк. Ашлама әзерләү өчен 10 л суга  1 аш кашыгы нитрофоска салыгыз. Мондый эремәне беренче тукландыру вакытында файдаланырга кирәк. Өч көн–ике атна узгач, эремәгә 0,5 сыер тизәге һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты өстәләчәк. 

Августта ашлама сыйфатында эремчек суын файдаланалар. Ул су белән 1:3 чагыштырмасында кушыла. 

Профилактика турында да онытмаска кирәк. Чирләрдән саклау өчен йод һәм сөт кулланырга мөмкин. Махсус эремә әзерләргә була. Мондый 1 литр эремәнең 1 өлеше сөттән, 8-9 өлеше судан һәм 4 тамчы йодадан тора. Атнага бер тапкыр шушы эремәне сибегез. 

Яшелчәләрне чабылганнан соң калган үләннәр белән  мульчалап була. Туфракны йомшартканда сак булырга кирәк.

Уңыш җыюның да үз кагыйдәләре бар. Кыярны ике көнгә бер җыю хәерле. Кыярның төбен өзеп алыгыз, кыяр ботакларын боргалап калдырмагыз. 

Август аенда бу эшләрне башкаруны дәвам итегез, шулай ук кыярның корыган яфракларын алып барыгыз.

 


Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-08-2020/kyyarlar-kyrau-t-shk-nche-u-ysh-birsen-chen-avgustta-n-rs-sib-rg-5760654

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X