Кышка рассольник ясыйбыз
Кышын, ит шулпасына салып, кайнатып чыгарасы гына кала.
Кирәк: 2кг помидор, 2кг кыяр (кыяр урынына яшел помидор салырга була), 1кг суган, 1кг кишер, 2 стакан перловка, 2 аш кашыгы тоз,
Башта перловка ярмасын җылымса суга бүртергә салып куясы. Яшелчәләрне турап бетергәнче шулай тора. Көнбагыш маена туралган яшелчәләр, сөзелгән перловка өстәп, томат пастасы белән тоз кушып, 1 сәгать кайнатасы. Әзер булырга 10 минут кала уксус саласы. Рассольникны, стерильләштерелгән банкаларга салып, 1 тәүлек әйләндереп тотасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев