Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Көненә күпме карбыз ашарга ярый?

    Карбыз бета-каротин, B5, A, B6, кремний, кальций, магний, калий, натрий, тимер, цинк һәм фосфор матдәләренә бай.

    Туклану, биотехнология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Россия фәннәр академиясе академигы Виктор Тутельян сәламәтлек өчен зыянсыз булган карбыз порциясен әйткән.

    Эксперт сүзләренә караганда, карбыз бик күп файдалы үзлеккә ия. Ул составында бета-каротин, B5, A, B6, кремний, кальций, магний, калий, натрий, тимер, цинк һәм фосфор күп булу белән аерылып тора. Моннан тыш, аларда фолий кислотасы һәм кальций үзләштерүне яхшырта торган лизин аминокислотасы бар.

    Кирәкле кадәр карбыз ашау ачлык хисен басарга һәм ябыгуга файдалы ярдәм итә. Бу карбыздагы сыеклыкның ашказанын тутырып, калорийлы азык ашау теләген бетерү белән бәйле.

    Тик, әлеге продуктны ашаганда, аның күләмен күзәтеп торырга кирәк. Карбызда шикәр күп: йөз грамм карбыз йомшагына биш граммнан ун граммга кадәр шикәр туры килә. Бу, беренчедән, ашказаны асты бизенә артык авырлык китерә. Икенчедән, аны күп куллану артык авырлык өстәргә мөмкин», — ди академик.

    Эксперт бәяләвенчә, өлкәннәр порциясе — 400-500, ә балаларныкы 300-400 грамм белән чикләнергә тиеш. Шул ук вакытта карбызны төп ризыктан соң ашарга кирәк.


    Фото:  pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/29-07-2020/k-nen-k-pme-karbyz-asharga-yaryy-5759815

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: