Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

​Хуҗабикәләргә киңәшләр

Һәр хуҗабикәнең кухня, аш-су белән бәйле үзе генә белгән серләре була. Без сезгә бу серләрне тәкъдим итәбез.

1. Суыткычка куяр алдыннан йомыркаларны сыек май белән сөртсәң, алар 2-3 атнага озаграк сакланачак.

 2. Имбирьне чәй кашыгы белән дә чистартырга була. Болай чистарту күпкә җиңелрәк.

 3. Кайбер рецептлар өчен лимон согы берничә тамчы гына кирәк. Моның өчен бер лимонны кисәргә кызганыч – әрәм була. Зубочистка белән лимонны тишегез дә, аңа әкрен генә басыгыз. Аннан тишеген скотч белән каплагыз һәм лимонны суыткычка куегыз.

4. Майонез банка төбендә генә калса, юарга ашыкмагыз: аз гына уксус салыгыз, зәйтүн мае, тәмләткечләр кушыгыз – салат өчен менә дигән тәмкерткеч (заправка) килеп чыга. Банка да чип-чиста булып кала.

5. Яңа җыйган җиләк-җимеш күгәреп чыкмасын дисәгез, аларны аз гына уксус салынган суда чылатып алыгыз.

6. Яртылаш киселгән авокадыгыз калдымы? Ул тагын каралып чыгар инде дип борчыласызмы? Киселгән авокаданы суган кисәге белән бергә саклагыз – шул очракта ул каралмаячак. Тагын бер юл бар – алмадан ясалган уксус бөркегез: бу очракта да шундый ук нәтиҗәгә ирешерсез.

7. Алма белән бәрәңгене бергә саклагыз: алмада этилен бар, ул бәрәңгегә үрергә ирек бирмәячәк.

8. Nutella банкасының төбенә төшеп җиттегезме? Әгәр шуңа кайнар сөт салып, бик яхшылап бутасагыз, кайнар шоколад килеп чыгачак!

9. Ананасларны астын өскә әйләндереп куйган килеш саклагыз – бу хәлдә алар тизрәк өлгерә. Тик бер нәрсә бар: яфракларын өзеп ташларга гына онытмагыз.

10. Сельдерейны фольгага төреп куегыз. Шулай иткәндә, аны бер айга кадәр саклап була. Бу – брокколига да кагыла.

11. Чикләвектән ясалган май салынган банканы да астын өскә куеп саклагыз – алырга җиңелрәк булачак.

12. Бананның төпләре тоташкан урынны скотч белән чорнап куйсаң, алар 3-5 көнгә соңрак карала башлаячак.

13. Саргая башлаган яшел үләннәрне ташларга ашыкмагыз: вак итеп турап, зәйтүн мае белән бутап, боз катыра торган формаларга тутырыгыз – салат ясаганда бик җайлы булачак.

14. Искереп, кибеп киткән чипсы һәм крекерлар яңарту юлы бар – микроволновкага яки духовкага тыгып алырга кирәк.

15. Духовкага куеп алсаң, бананнар тизрәк өлгерәчәк.

16. Пиццаны микроволновкада түгел, ә табада җылытсаң, камырындагы май аны элеккечә тәмле итәчәк.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bu-layfaklarny-khtta-sine-nie-d-belmi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев