Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хатын-кызның бәхетлеме-түгелме икәнен кайдан белергә?

Хатын-кыз бәхетле булганда аны барыбер тоясың – аңардагы кайбер билгеләр бу хакта үзләре үк сөйли. Аларны күрә белергә генә кирәк.

Менә ул билгеләр. 

1. Бәхетле хатын-кыз үзенең тышкы кыяфәтеннән канәгать.
Буй-сыны идеал булмаса да, үзенең тышкы кыяфәтендә ниндидер зур булмаган кимчелекләр барын белеп торса да, мондый хатын-кыз үзен һәрвакыт королева итеп тоя. Тышкы кыяфәт – тышкы кыяфәт кенә бит ул. Ә бәхет ул – эчтә, җанда, күңелдә яши һәм ул бар икән  – тышкы чыкмыйча, тышкы кыяфәттә чагылмыйча калмый.

Бәхетле хатын-кыз үзенең көзгедәге сурәтеннән һәрчак канәгать. Ул үз-үзен, гәүдәсенең  һәр өлешен ярата. Бәхетенә күмелеп, буй-сынындагы кайбер кимчелекләр турында бөтенләй онытырга, хәтта үзе дә сизмичә аларны бер өстенлеге итеп тә күрсәтергә мөмкин. Иң гаҗәбе – читләр дә андагы бу кимчелекләрне күрмәячәкләр, аның белән сокланачаклар гына. Башкалар сине яратсын өчен иң элек син үзеңне үзең яратырга тиешсең дип юкка гына әйтмиләр ул. 


2. Бәхетле хатын-кыз гел елмая

Әйе, кеше бәхетле икән, ул аның тышкы кыяфәтендә чагылмыйча калмый. Күңеле җылы, якты хисләр белән тулганда кеше исә нишли? Әйе, елмая. Бәхетле хатын-кыз да һәрвакыт елмаячак. Аның елмаюы – үзгә, ул – җылы, ихлас: күзләре дә шул хакта сөйли.  Хатын-кызның күзләре балкый, алар да елмая икән – ул, һичшиксез, бәхетле. Аның гел елмаеп торуы кайчак читтән сәеррәк тә күренергә мөмкин, тик бәхете ташып торгач, нишләсен инде ул?! Бәхет – беренче чиратта позитив эмоцияләр дигән сүз, ә эмоцияләр мимикада күренә.

 
3. Бәхетле хатын-кыз көнләшми

Бәхетле хатын-кыз берәүдән дә көнләшмәячәк. Дус кызы төн уртасында торт ашап куйса да, аның буй-сыны зифа калганга да көнләшеп карамаячак. Кемдер акчаны үзеннән күбрәк эшләгәнгә дә. Лотереяда күп кенә акча отып, кемдер яхшы фатир сатып алганга да. 

Бәхетле хатын-кыз ябыгыр өчен көн дә спортзалга йөриячәк, акча җыеп, яңа кер юу машинасы алачак, әлбәттә, алачак, әмма барыбер бәхетле булып калачак. Минем бөтен нәрсәм дә бар, һәммәсе дә җитә дип санаячак ул, шуңа күрә башкалардан көнләшмәчәк тә. Ә нәрсәдер җитми икән, мин бит аны эшләп ала алам дип санаячак. 


4. Бәхетле хатын-кыз авырлыкларга җиңел караячак

Кеше бәхетле икән, ул язмышына бөтен очракта да рәхмәтле булачак. Ниндидер кыенлыклар килеп чыкса да, аларга: «Болар мине ныгыта гына,  мөмкинлекләремне ачарга, аларны күрсәтергә генә ярдәм итәчәк», – дип караячак. Ул аларны чишәргә хәтта азарт белән тотыначак – максатына барыбер ирешәчәк. Бу нәрсә белән бәйле соң? Гадәттә, кешегә барысы да җиңел һәм тиз килә икән, ул үзенең бәхетле икәнен тоймый да: һәммәсен дә шулай тиеш дип кенә кабул итә. Авырлыклыкларны үзе җиңеп нәрсәгәдер ирешкән кешеләр бәхетлерәк була. Һәм ул бу юлны бер узган икән инде, кабат уза алачагына шикләнми.    

   
5. Бәхетле хатын-кыз һәрвакыт матур күренә.

Ул хәтта буянмаса да, гап-гади джинсы чалбар, толстовка гына кисә дә, аның йөзе балкып, үзенә тартып тора, йөрүе дә җиңел, рәхәт. Ә бәхетсез хатын-кыз әллә нинди яхшы макияждан, иң яхшы кием-салымыннан булса да, барыбер матур күренмәячәк. Моның сәбәпләре берничә.

Беренчедән, бәхетле кешеләрнең мимикалары (шул ук елмаю) йөзләрендәге мускулларны тарттыра, овалын яхшырта. Ә бәхетсез кешеләрнең йөзләре салынып тора. Шуңа күрә алардагы картаю билгеләре дә иртәрәк барлыкка килә.  
Икенчедән, бәхетле кешенең организмы бәхетсез кешенекеннән аерыла: юкка гына барлык авырулар да нервлар системасындагы тайпылышлардан килеп чыга димиләр.

Өченчедән, аларның үз-үзләрен тотышлары да аерыла. Бәхетле хатын-кыз күбәләк кебек оча, шуңа да бик нәфис, өрфия кебек күренә. 


6. Бәхетле хатын-кыз һәрвакыт сәламәт һәм шат күренә.

Берничә сәгать кенә йокларга туры килгән очракта да, ул яхшы кәеф белән уяна – шатлык гормоннары үз эшләрен эшли. Бу гормоннар (алар эндорфиннар дип аталалар) беренчедән, кәефне күтәрәләр, һәм депрессиядән саклыйлар. 
Икенчедән, аларда авыртуны баса торган эффект бар, шуңа күрә дә бәхетлеләр, әйтик, баш авырта дип бик сирәк зарланалар. 

Өченчедән, эндорфиннар иммунитетны ныгыта, инфекцияләрдән саклый. 
Дүртенчедән, алар баш миенең эшчәнлеген яхшырта, аны активлаштыра, шуңа да мондый кешеләр уянуга эшкә керешәләр. 


7. Мондый хатын-кызларның күзләренә һәм күз карашларына игътибар итегез
Күзләр – барысы турында да сөйли. Бәхетле хатын-кызның күзләре һәрвакыт нур чәчә. Ул беркайчан читкә карап сөйләшмәячәк, каш астыннан гына да карамаячак. Гел елмаеп торганга күрә күз тирәсендә вак җыерчыклар барлыкка киләчәк, әмма алар бу хатын-кызны ямьсезләми. Киресенчә, аңа ниндидер бер үзенчәлек – шарм өстәячәк. 


8. Бәхетлеләр беркайчан гайбәт сөйләми, башкаларны тикшерми. 

Үзе турында башкалар нәрсә сөйләсәләр дә аңа барыбер. Шул ук вакытта ул үзе дә берәүнең дә тормышына кысылмый, берәүне дә бернәрсәдә гаепләми. Гомумән, кеше тормышына берәү дә кысылырга тиеш түгел дип саный. 
Бәхетле хатын-кызның аңа рәхәтлек, канәгатьлек китерә торган шөгыльләре бихисап: башкалар тормышы турында уйларга аның вакыты да юк. Менә шуның өчен дә чын-чынлап бәхетле булган хатын-кызлар беркайчан гайбәт сөйләгәндә кысылмыйлар, гомумән, буш сүзләрдән ерак торалар. Үзләре турында гайбәт таратырга да сәбәп чыгармыйлар: беренчедән – бернәрсәдән зарланмыйлар, икенчедән – мактанмыйлар. 


9. Бәхетле хатын-кыз берәүгә дә бернәрсә исбат итми

Син хаклы түгел дип аңа кемдер нидер исбатларга тырышса да (ә ул хаклы!), ул елмая да, читкә генә китеп баса. Кемгәдер нидер исбатлап маташу нигә кирәк аңа?! 

Ул карьера инде ясаган, никахында бәхетле, менә дигән балалары бар. Ул үз-үзеннән канәгать, шуңа да тыныч. 

Ул тормыштан, үзенең бәхетеннән тәм табып яши: кемнәндер өстенрәк, яхшырак икәнен исбатлау тагын нигә кирәк аңа? Бәхетле кешеләр бәхәсләрдә сирәк катнаша, бәхәсләшүнең мәгънәсен күрми – моның өчен вакытын әрәм итәргә кызгана. Бу вакытны башка кызыграк, рәхәтрәк эшкә дә сарыф итеп була бит!  


10. Бәхетле хатын-кыз бөтен нәрсәдән канәгать 

Менә шуның өчен дә ул бик теләп эшкә йөри. Онытылып эшли – яхшы нәтиҗәгә ирешәчәгенә чын күңелдән ышана. 

Эшләмәгән очракта да, ул ниндидер уңышка ирешмәгән дигән сүз түгел әле. Мөгаен, ул бөтен гомерен гаиләсенә генә багышлагандыр, менә дигән балалар үстергәндер, өен җәннәт бакчасы иткәндер... Ни генә булса да, ул ярата, үзен яратканнарын, үзенең кирәклеген белә.    

Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/khatyn-kyzny-bkhetleme-tgelme-iknen-kaydan-belerg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X