Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кешенең интеллектын колагы буенча ничек билгеләргә?

Ишетү органының гаҗәеп фактлары турында урта гасырларда ук билгеле булган.

АКШ белгечләре кешенең интеллектын билгеләүнең иң гади ысулын уйлап тапканнар, моның өчен нибары аның колакларына игътибар белән карарга кирәк икән.

Иоганн Лафатер һәм Леонардо да Винчиның фәнни эшләре кешенең колагы яралгы вакытта ук формалашуын җиткерә, әмма яшәү барышында аларда берникадәр үзгәрешләр күзәтелә икән.

Яшь барган саен колак яфрагы үсеп кенә калмыйча, хәтта формасын да үзгәртә ала, ди белгечләр. Бу — кешенең ничек уйлавына турыдан-туры бәйле икән.

Гаҗәп, әмма галимнәр кешенең колаклары ярдәмендә характерын өйрәнгән вакытта бер генә тапкыр да ялгышмаган әле.

Әгәр колакның аскы — алка торган өлеше зур булса, димәк, кеше бик хисчән. Мондый кешеләр дәртле, үз рәхәтләре өчен яшиләр, еш гашыйк булалар. Колакның өске өлеше рациональлек, югары интеллект турында сөйли. Әгәр колак яфрагы кашлардан өстәрәк яисә бер дәрәҗәдә урнашса, мондый кеше бик акыллы була икән. Ул гына да түгел, анда даһилык яшеренеп ята, дип белдерә белгечләр.

Һәм киресе күзәтелә: колакның аскы өлеше кечкенә булса, әлеге кешенең хис-эмоцияләргә артык бирелмәвен аңлата. Кечкенә колак яфрагы кешенең примитив фикер йөртүе турында сөйли.

Колаклары бер-берсеннән шактый аерылып торса, бу лидерлык сыйфатларының чагылышы, дип белдерә белгечләр.

P.S. Димәк, гаилә корганда — булачак партнерыңның, эшкә алганда кандидатурларның колагына карау да җитә, нигә башка үлчәмнәргә салып, резюмелар яздырып тикшереп торырга?

 

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/16-03-2020/keshene-intellektyn-kolagy-buencha-nichek-bilgel-rg-5728996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев