Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кемнәргә скраб һәм патчи кулланырга ярамый?

Табиблар бетчәләрне сытарга ярамавы турында да кисәтә.

Табиб Александр Мясников һәм табиб-косметолог Наталья Николаева кемнәргә скраб һәм патчи кулланырга ярамавы турында сөйләгән.

Косметика чаралары «ашыгыч ярдәм» буларак куллана торган һәм көн саен файдалана торган була. Мәсәлән, каядыр барырга кирәк булганда, тиз генә матурланыр өчен патчи кулланырга мөмкин.

Косметолог фикеренчә, күз төпләрен матурлата торган патчиларны көн саен кулланырга ярамый. Көн саен куйсаң, патчи күз төбен шештереп, җыерчыклар тизрәк барлыкка киләчәк.

Скрабларны да бөтен кешегә кулланырга ярамый. Тиредә ялкынсыну, кара бетчәләр булса, скраб сөрткәч, алар тагын да артачак. Майлы тирегә атнага бер тапкыр скраб сөртергә ярый. Коры тирегә скраб сөртсәң, ул тагын да корый.

Балчыктан ясалган битлекләрне дә атнасына бер тапкыр гына сөртергә ярый. Ул тирене киптерә. Балчыктан ясалган майлы маска лифтинг эффекты да ясарга мөмкин, ләкин аны да атнага бер генә кулланырга ярый, дип сөйләгән Николаева.

Мясников бетчәләрне сытарга ярамавын әйтә. Николаева сүзләренчә, бик тиз матурланырга кирәк булса, төрле пластырьларны кулланырга мөмкин. Аларның составында салицил кислотасы була, ул ялкынсынуны бетерә. Бетчәләрдән крем, лосьон, спрей кулланганчы, дерматолог белән киңәшү кирәк.

Е витаминын да сак кулланырга кирәк. «Е витаминын сәламәт кешегә кулланмау хәерле. Аның файдасы расланмаган, ә аз гына зыяны булырга мөмкин», — ди Мясников. Кардиологлар да аны киңәш итми, чөнки Е витамины кулланучылар төркемендә үлем куркынычы күбрәк булган, ди табиб.

Шулай итеп, экспертлар сүзләренчә, ашыгыч ярдәм буларак кына куллана торган препаратлар бар, ләкин тән тиресен традицион ысул белән тәрбияләү хәерле. Дымландыра, тукландыра торган кремнар сөртегез, тән тиресен косметик чаралардан ял иттереп алырга онытмагыз, диелә бу хәбәрдә.


Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-07-2020/kemn-rg-skrab-m-patchi-kullanyrga-yaramyy-5755819

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев