Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Карабодай пешергәндә кәстрүл капкачын ачык тотаргамы, ябаргамы?

    Пешерер алдыннан ярманы кыздырып алырга була.

    Карабодай ярмасын пешергәндә кәстрүл капкачын ачык тотаргамы, әллә ябып куяргамы – күп кенә хуҗабикәләр шушы сорауга төгәл генә җавап бирә алмый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

    Кәстрүл капкачын ябык тотарга кирәк. Карабодай ярмасы тигез пешеп бетсен өчен, сыеклык һәм ярма күләмен дөрес итеп санагыз. Карабодай пешергәндә 1 өлеш ярмага 2 өлеш су салалар.

    Капкачны ачык килеш пешергәндә, сыеклык бик күп итеп парга әверелә. Бу очракта карабодай пешеп бетми.

    Шуңа күрә кәстрүл капкачын куллану хәерле.

    Реклама

    Карабодайның тәме тагын да яхшырак булсын өчен пешерер алдыннан ярманы кыздырып алырга була. Таба коры булырга тиеш.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: