Һәр хуҗабикәнең котлет, тефтели, фрикаделька пешерүдә үз сере бүла. Мәсәлән, кемдер ит фаршына чи бәрәңге, сөт яисә күмәч куша. Шул уңайдан без дә сезгә фаршны тәмләтә торган берничә киңәш бирәбез.
• Һәртөрле ит фаршына вакланган сельдерей тамыры кушып болгатырга мөмкин.
• Майлы ит фаршына алма кушыгыз.
• Балык фаршына шикәр комы, ә коры итле балык фаршына су кушып болгатылган лимон согы өстәргә кирәк.
•Тавык фаршына эстрагон яисә петрушка, төелгән борыч, паприка кушу кулай.
• Бәрән ите фаршына бөтнек кушу үзен аклый.
• Бозау ите фаршын тагын да тәмләтү өчен тугланган йомырка агы кушарга ярый.
• Куян ите фаршының үзенчәлекле исен бетерү өчен тавык фаршы кушарга киңәш ителә.
• Котлет ясыйсы ит фаршына, мөмкинлектән чыгып, мускат чикләвеге кушу да отышлы.
• Туралган ит ризыгын тәмләтү өчен төрле яшел-тәмләткечләр кулланудан шикләнмәгез.
Фото https://pixabay.com
Нет комментариев