Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иртән каһвә эчәргә ярыймы?

Кофеның файдасы бармы һәм ни өчен аны ач карынга эчәргә ярамый икәнлеген табиб-диетолог аңлата.

Иртәнге аш вакытында кофе эчү гадәте йокыдан уяну максаты белән кергән. Табиб-диетолог Маргарита Королева аңлатканча, әлеге эчемлекне иртәнге аш вакытында эчсәң, азык эчендә булган минерал һәм микроэлементларны үзләштерү процессы бозылырга мөмкин.

Кофе тимер, цинк, магний һәм кальций кебек минералларны үзләштерү процессын боза. Бу минераллар – хатын-кыз һәм ир-атлар сәламәтлеге өчен  нигез булып тора, – дип аңлаткан Маргарита Королева Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Бер чынаяк каһвә хәл кертеп җибәрә анысы, ә менә аны күп итеп эчкән очракта, киресенчә, бөтен хәлне алачак. Бу эчемлек организмны дымсызландыра. Шуңа да күп итеп каһвә эчүчеләргә тәүлек буена аны су белән чиратлаштырырга киңәш итә диетолог.

Ашарга ярты сәгать кала яки ашап бер сәгать узганнан соң каһвә эчү киңәш ителә. Мондый очракта гына ул файдалы һәм кеше организмында минераль балансны бозмаячак, – дип билгеләде Маргарита Королева.

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев