Йоклар алдыннан нинди ризыклар ашарга ярамавын беләсезме?
Йокларга ятарга ике сәгать кала ашарга ярамаганыны һәркем белә. Әмма йоклар алдыннан нәрсә ашарга ярый, ә кайсы ризыктан тыелып тору хәерле соң?
– Аксымга бай ризыклар озак үзләштерелә. Шуңа күрә кичтән аксымлы ризык ашап ятсагыз, иртән үзегезне начар хис итүегез бар.
– Организм кич һәм төнлә ял итәргә, үз халәтенә кайтырга тиеш. Шуңа күрә йоклар алдыннан майлы, кыздырылган, ысланган ризык ашаудан тыелып торырга кирәк.
– Җиләкләр, эчәклектә әчеп, эчне күпертергә мөмкин.
– Йоклар алдыннан әчегән сөт ризыкларын да кулланмаска кирәк. Аларда инсулин дәрәҗәсе югары. Бу исә ашказаны асты бизен инсулин эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Монысы, үз чиратында, организмда май запаслары барлыкка килүгә китерә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев