Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Имбир тәмәкене ташлата

Тәмәкене ташларга теләүчеләр имбир белән дуслашсын. Ул витаминнар, микроэлементлар, эфир майларына бай.

Үзегез белән һәрвакыт имбир йөртегез, тәмәке тартасы килүгә, шуның тамырын чәйнәгез. Ул кәнфит суырудан күпкә нәтиҗәлерәк.

Моннан тыш, имбирле эчемлек әзерләргә була. Бер уртача зурлыктагы имбир тамырын угычтан уарга, шуңа 1 лимон согы һәм 100 мл кайнар су кушарга. Теләгән кеше 1 чәй кашыгы бал да өсти ала. Имбир ютәлдән дә яхшы. Тәмәкече ютәле борчыганда, аннан да нәтиҗәлерәк чара табу авыр. Бу эчемлекне көн дәвамында аз-азлап эчәргә кирәк. Ул организмны токсиннардан чистарта, никотинга тартылуны җиңәргә булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев