Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Гади миңне меланомадан ничек аерырга?

Гади миңне меланомадан ничек аерырга?

Табиб-дерматолог Татьяна Егорова гадәти миңне меланомадан аера торган билгеләр турында сөйләде. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

Меланома — пигмент күзәнәкләреннән барлыкка килә торган тире яман шеше. Һәм башлангыч стадиядә ул гадәти миң кебек кенә күренә. Карап торышка аларны бер-берсеннән аерып булмый.

Табиб тире рагының биш билгесен атады.

Беренчесе — миң төсен үзгәрә;

Икенчесе — ул ике яки өч төстә була;

Өченчесе — миң урынында кычыту һәм авырту булу;

Дүртенчесе — миң тиз үсә;

Бишенчесе — ялкынсыну барлыкка килә.

Шушы билгеләрнең берсе яки берничәсе күзәтелә икән, дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк диде белгеч. Табиб миң барлыкка килгән урынны дерматоскоптан карарга тиеш.

Әгәр шик-шөбһәләр раслана икән, табиб дөрес диагноз кую өчен пациентны онкологка җибәрә. Мондый миңне кашырга ярамый, аны лейкопластырь белән ябыштырып куя яхшырак булачак. Шулай ук ультрофиолет нурланышыннан да сакларга кирәк.

«Әгәр тиз арада табибка бару мөмкинлеге юк икән, бу миңне „борчымаска“ тырышыгыз. Кул белән кагылмагыз, кашымагыз, ышкымагыз һәм аңа берни дә сөртмәгез. Аны лейкопластырь белән беркетеп кую яхшырак булыр, шулай иткәндә ул киемгә орынып тормаячак. Шулай ук миңне ультрофиолет нурларыннан да саклагыз һәм тизрәк табибка барырга тырышыгыз», — диде Егорова.

Табиб әйтүенчә, меланома башлангыч стадиядә җиңел дәвалана, әмма бу авыру соң ачыкланса, нәтиҗәсе төрлечә булырга мөмкин. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев