Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эсседә кофе эчәргә ярыймы?

Кофе организмны сусызландыра.

Эссе вакытта кофе эчкәндә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Бу хакта кардиолог, диетолог, медицина фәннәре кандидаты Асият Хачировага сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Беренче чиратта, кофеның бәвел кудыру үзлегенә ия булуын истә тотарга кирәк, шулай ук ул организмнан сыеклыкны да чыгара. Ә эссе вакытта организмда су балансын саклау аеруча мөһим, диде табиб.

«Кофе организмны сусызландыра, шуңа күрә бер стакан кофе эчкәч, бер стакан су да эчеп куярга кирәк», — дип киңәш итә табиб.

Ә кофеның күләменә килгәндә, монда үзеңне ничек хис итүгә карарга кирәк. Әгәр кофе эчкәннән соң борчылу, курку халәте һәм тахикардия барлыкка килә икән, димәк, норма арттырылган. Ләкин үзеңне мондый хәлгә җиткермәү яхшырак булыр.

Шулай ук җәй көне популяр булган кофе белән катнаш башка эчемлекләрне дә сак кына кулланырга кирәк, диде Хачирова. Мәсәлән, кофе һәм энергетик йөрәккә өстәмә йөкләнеш бирә.

Диетолог әфлисун согы белән катнаштырылган кофеның югары калорияле булуын да әйтте.

«Кофе белән сокны бергә эчү зыянлы түгел, әмма яңа сыгылган әфлисун согында тиз үзләштерелә торган углеводлар була. Ягъни, без кофега фруктоза, шикәр өстибез булып чыга, бу калория бирә, әмма туену хисе бирми», — диде эксперт.  

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X