Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эремчекне атнага ике тапкыр ашагыз!

Өлкән яшьтәгеләргә тагын нинди ризыклар аеруча файдалы?

Мюсли һәм алма кушылган әче сөт эчемлеге яисә яшелчә салаты өлкән кешеләр өчен иң яхшы ризык санала. Бу турыда диетолог Михаил Гинзбург белдерә.

 

"Өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң файдалы ризык – мюсли кебек ярмалар күпертмәсе кушылган әче сөт эчемлекләре. Шулай ук, болар белән бергә алма ашау бик яхшы. Ниндидер яшелчә салаты, яки туралган яшелчәләр шулай ук бик файдалы булачак. Арыш икмәге, көрпәле икмәк тә сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк ", – дип аңлата эксперт.

 

Мондый ризык организмга кирәк булган барлык нәрсәне үз эченә ала: азык-төлек җепселләре, пробиотиклар, витаминнар һәм катлаулы углеводлар, алар кешене озак вакыт энергия белән тәэмин итәчәк.

 

Мондый туклану организмны яшь белән бәйле барлык авырулардан: атеросклероздан, артериаль гипертониядән, шикәр чиреннән, шулай ук калын һәм туры эчәк яман шешеннән саклый, — ди Михаил Гинзбург.

 

Шулай ук өлкән яшьтәгеләргә эремчек ашарга киңәш итәләр. Бу - бик күп файдалы үзенчәлекләргә ия булган, җиңел үзләштерелә торган ризык. Аерым алганда, ул остеопорозны булдырмауга булыша, мускул массасын сакларга һәм теш эмален ныгытырга ярдәм итә. Эремчек яисә аны кушып әзерләгән ризыкларны атнага ике тапкыр ашарга кирәк.

Чыганак

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев