Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җәен келәм чистартып калыйк

Кыш буена идән келәмнәре шактый гына таушалды, төссезләнде.

Аларга җәйлектә игътибар бирми булмас, шулай бит? Ә нәрсә белән юарга соң үзләрен? Кибеттә келәм чистарткычның төрлесе сатыла. Әмма бу порошокларның күбесе 90% содадан торуын да онытмыйк. Кер юу машиналары юшкыныннан котылу өчен кыйммәтле таблеткалардан файдаланасыз икән, кызык өчен генә составына күз салыгыз әле. Аларның да күп өлешен сода алып тормыймы? Сезгә барлык өслекләрне чистарту өчен кулланырга яраклы универсаль катнашма ясарга тәкъдим итәбез: 1/2 чәй кашыгы сода; 1 чәй кашыгы сыек яки вакланган коры сабын; 2 чынаяк кайнар су. Бу катнашма келәмегезне өр-яңа кебек итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ