Чәйгә салу өчен карлыган яфрагы белән җиләк кайнатмасын үзенчәлекле киптерү ысулы
Туңдыргычта саклыйсы булгач шикәр комын аз салырга була.
Карлыган яфракларын юарга һәм подноска, зур тәлинкәгә яки башка савытка тезеп чыгарга.
1 кг виктория җиләгенә 300 грамм шикәр комы салырга һәм блендер белән вакларга. Аннары берәр аш кашыгы яфраклар өстенә салырга.
7-10 көн күләгәдә киптерергә. Аннары банкага тутырып яки туңдыргычта сакларга.
Кышын бик тәмле булачак! Чәйгә салгач карлыган яфрагы һәм җиләк тәме дә киләчәк.
Фото: pixabay.com
Чыганак: интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев